Каратун халкы Рушания апа Амановага зур ышаныч баглый

2015 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

Каратун станциясендә 1977-94 елларда поезд белән Казаннан кайтарылучы почта, бандероль –посылкаларны сортлау, районга тарату пунктында хезмәт итеп, ул ябылгач, Рушания Аманова Апаста эшләп,  7 ел элек пенсиягә чыкты.

-Ирем Ринатны вакытсыз югалтуны бик авыр кичердем. Каратунның станция ягында почта таратучы булмау да халык өчен уңайлы түгел-өеңә килеп тормаган “Йолдыз”сыз ничек яшәмәк кирәк? Урамдашлар, улым Рөстәм, кызым Рамилә белән дә шул хакта киңәшләшеп, бераздан шушы эшкә алынырга уйлап торам-халык арасында булгач, кайгыларым да тизрәк таралыр. Каратун халкы да яраткан район газетасыннан аерылмас,шәт,-ди ул. Афәрин Рушания апа, район газетасына иң күп яздыручы почтальоннар арасында сезнең исем иң алда булачагына ышанабыз. Инде бүләген дә әзерли башладык, теләгегез Ходайның “Амин” дигән чагына туры килсен берүк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International