МӨФТИ АПАС ИМАМНАРЫ БЕЛӘН ФИКЕРЛӘШТЕ

2015 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин  Апас районына эшлекле сәфәр кылды.

Биредә ул җирлектәге имамнар, хакимият вәкилләре белән очрашулар уздырды. Әлеге очрашуларда мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм район имам-мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев катнашты.

Имамнар белән аралашканда мөфти дин әһелләренең дини һәм дини эшчәнлеккә кагылышлы сорауларына җавап бирде. Моннан тыш традицион ислам үсешенә зур өлеш керткән өчен рәхмәтен җиткерде.

Шулай ук мөфти Апас районы башлыгы Рәшит Заһидуллинны өченче Республика ифтарын оештыруга зур өлеш керткәне өчен "Рәхмәт хаты" белән бүләкләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International