Апаста балаларны йөртүче автобусларны һәм шоферларын махсус тикшерәләр

2015 елның 20 ноябре, җомга

24 кеше эшләүче АТП  паркындагы 16 данә, төрле маркалы пассажирлар йөртү автотранспортының уникесе авыл укучыларын һәр иртәдә мәктәпкә китерә, укулардан соң өйләренә кайтара. Татарстан, районкүләм узучы төрле чараларда да биредәге 15 шоферга җаваплы рейсларга еш чыгарга туры килә.

-Коллективыбыз дус-тату яши һәм эшли,-ди предприятие җитәкчесе Рамил Нәҗмиев.-Мәктәп автобусларына дәүләт зур игътибар итә, ел саен яңа 1-2 автобус бүлеп бирелә. Әле 10 көн элек кенә, Казаннан мәсәлән, 44 урынлы яңа “НЕФАЗ” автобусы алып кайттык. Аларның һәркайсы “ГЛОНАСС” системасына тоташтырылган. Һәр рейска кузгалып китәр алдыннан шоферлар медицина тикшерүе уза, автобусның техник торышын үзебез һәм автоинспекторлар көндәлек тикшереп торабыз. Тизлек режимы да үзгә-алар юлда куып йөрергә көйләнмәгән. Бу категория автобус шоферлары Илгиз Биктаһиров, Гомәр Хәйретдинов, Рамил Гобәйдуллин, Рафаэль Нуруллин, Илгиз Салаватов, Рәмис Гатауллин тәҗрибәле һәм хезмәттәшләре арасында абруйлы белгечләр. Үзара ярдәмләшү һәммәбезгә хас. Башкача була да алмый, – ди ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International