Апас Үзәк ял паркына яңа алтакта урнаштырылган

2015 елның 25 ноябре, чәршәмбе

Апаста яңабаштан ясалучы Үзәк ял паркына керү юлларына әнә шундый матур алтакталар урнаштырылды. 1 ай элек яңа парк эчендәге 50 гә якын заманча яктырту, “ВАЙ-ФАЙ”  җайланмалары файдалануга тапшырылды. Якынча 1100 квадрат метрлык скевер, тротуар-юлларга салынган брусчатка кышка яхшы әзерлек белән керә. Зур өмәләрдә утыртылган барлыгы 500 төп чүлмәкле туя агачларын Мәскәү питомнигыннан кайтардылар. Ике җирдә куелган беседка, балалар ял-спорт мәйданчыклары инде күптән сафта. Ике атна элек 1 чакрым озынлыктагы тимер койма-рәшәткәләрне монтажлау эше дә төгәлләнде. Парк уртасындагы түгәрәк бассейн-күл эчендәге йөзмә шарлы фонтаннарны эшләтеп-сынап карагач, кышкы саклауга алып куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International