“Бердәм Россия” туган көнен каршылый

2015 елның 1 декабре, сишәмбе

2015 елның 1 декабрендә “Бердәм Россия” партиясенә 14 яшь тула. Шул уңайдан ихлас котлавымны кабул итегез. 14 ел дәвамында партия илдәге иң дәрәҗәле сәяси көчкә әверелде. “Бердәм Россия” – ил, республика, район халкы тормышын модернизацияләүгә, тормыш сыйфатын яхшыртуга нәтиҗәле тәэсир ясый торган партия.

Бүгенге көндә без горурланып һәр социаль мөһим вакыйга партия ярдәме белән үтә дип әйтә алабыз. Безнең партия сәяси киңлектә иң абруйлысы һәм инициятивалы буларак танылды. Апас районында партия әгъзалары саны 1134 һәм безнең рәтләр ишәя бара. Безнең арада ветераннар да, яшь кешеләр дә аз түгел, без барыбызда Россиянең көчле һәм бердәм булуын телибез.

Барыгызга да исәнлек, уңышлар һәм иминлек телим.

Ихтирам белән - “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Апас җирле бүлеге сәяси Советы Секретаре Р.Н.Заһидуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International