Апаста мондый балалар курчак театры оештыру уе бездә Зур Күккүз авыл китапханәче Галия Җәләлиева 5 ел элек оештырган “Серле дөнья” балалар курчак театры үрнәгендә туды, – ди Гөлинә Муллахмәтова.
Театрга йөрүче Апас мәктәбенең бишенче сыйныф укучылары Ильмира Сәлимуллина, Зилә Зыятдинова, Диана Гатауллина, Гөлия Сәмигуллина һәм Алинә Сәлахова район үзәгенең “Сүнмәс дәрт” һәм “Сердәш” клуб-ансабльләре алдында Әниләр көне уңаеннан “Өч кыз” исемле курчак театрының беренче премьерасын да тәкъдим иткәннәр.
Әлегә курчак театрының әлегә үз исеме юк. Алар яшьтәшләре, апаслылар арасында аңа исем эзлиләр!