Апас аграр көллиятенең 2нче курс укучысы Алинә Насыйбуллина Минзәлә шәһәрендә үткәрелгән урта һәм башлангыч һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучыларның "Татар кызы-2015" республика бәйгесендә "Ягымлы кыз" номинациясендә җиңү яулап кайтты. Җитәкчесе Альбина Габитова Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.