“Татарстан почтасы” һәм “Татмедиа” тарафыннан оештырылган “Иң яхшы хат ташучы” бәйгесе дәвам итә. Хат ташучының эшен нәтиҗәле итү, газета-журналларга язылу кампаниясенең уңышлы үткәрү максатыннан узучы бу бәйге 31 декабрьгә кадәр бара. “Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыяте карамагындагы массакүләм мәгълүмат чараларына иң күп яздыртучы хат ташучы билгеләнеп, республикакүләм бәйгегә тәкъдим ителә. Хат ташучы һәм элемтә бүлекләре аерым бүләкләнәчәк. Акчалата премияләрнең күләме шактый зур. Хат ташучыларга 16 мең сум, почта бүлекчәләренә 30 мең сум премия каралган. Хат ташучылар һәм элемтә бүлекчәләре арасында бәйге иң элек район газетасы тарафыннан оештырыла. Район күләмендә җиңүче хат ташучыларга редакциянең бүләкләре инде күптән әзер. Алар ияләрен көтә.
Почта, интернет түләве, шул исәптән республиканың дәүләт хезмәтләре порталы аша “Татмедиа” тарафыннан нәшер ителүче өчтән ким булмаган мәгълүмат чарасына язылып, аның берсе район газетасы булган очракта, түләү кәгазьләрен “конкурска” тамгасы белән podpiska@tatmedia.ru адресына юлларга һәм бүләкләр отарга мөмкин. Шулай ук “конкурска” тамгасы белән, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт адресына почта аша да юлларга мөмкин. Ике очракта да, язылучының исеме һәм хәбәрләшү өчен телефон язылган булырга тиеш. Төп бүләк – айпад. Тагын канцелярия товарлары, фотоаппарат, савыт-сабалар оту мөмкинлеге бар. Бәйге 30 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Квитанцияләрне исем, фамилиягезне, авылыгызны һәм телефон номерыгызны язып редакциягә юлларга да мөмкин. Без аны бәйгегә үзебез илтеп тапшырырбыз.
Көнегезне “Йолдыз”га язылудан башлагыз. Бәясе – халык өчен – 534 сум, оешмалар өчен 549 сум.