7-10 класс укучылары арасында барган эшче һөнәрләр турындагы республикакүләм иншалар бәйгесенә йомгак ясалды. Район турында җиңү яулап, башкалага район данын якларга Урта Балтай мәктәбенең 8 класс укучысы Марат Гайнетдинов барды. Аның иншасы үзенең хыялындагы һөнәр – газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүче слесарь турында иде. Ул Мактау грамотасына лаек булды. Районның эш һәм мәшгульлек үзәге, район мәгариф бүлеге җитәкчелеге һәм Каратун мәктәбенең чыгарылыш класс укучысы Рүзәл Вафин да әлеге тантанада катнашты. “Иннополис“та узган чара үз эченә күп төрле очрашу һәм экскурсияләрне алган иде.