Апас урта мәктәбенең Гөлшат Насретдинова җитәкчелегендәге 2 “А“ классы укучылары әниләр өчен бәйрәм ясады. Бу көнне әниләргә карата бик күп матур сүзләр, шигырьләр, җырлар яңгырады. Шулай ук күңелле сюрпризлар да бар иде. “Әниләр – иң якын кешеләребез. Алар өчен һәр көн бәйрәм булса да, бер дә артык булмас иде. Һәр бала әни назы күреп үссен, һәр әни бала шатлыгы татысын“, – диде Гөлшат Камиловна. Әниләр исә әлеге гап-гади көннән бәйрәм ясаган өчен чын күңелдән рәхмәтләрен ирештерделәр.