26 ноябрьдән башлап биш атна дәвамында һәркем www.bestpediatr.ru сайтында аның өчен тавыш бирә ала
Быел әлеге республика бәйгесе юбилейлы бишенче тапкыр уздырыла. 26 ноябрьдән башлап биш атна дәвамында һәркем www.bestpediatr.ru сайтында үзенең яраткан табибы өчен тавыш бирә ала. Шулай ук бәйгегә балалар рәсемнәре, фотолар һәм видеолар да кабул ителә – алар өчен табибка күбрәк баллар исәпләнәчәк. Шулай ук комментарийлар язып калдырырга да ярый. Бу, билгеле, өстенлекләр бирми, әмма табибларга, һичшиксез, сөенеч эстиячәк.