Сакланганны саклар

2015 елның 18 декабре, җомга

Район мәдәният йортында мәдәният йортлары җитәкчеләре, мәктәп  директорлары, ОБж укытучылары, китапханә, музей хезмәткәрләре өчен янгынга каршы саклану һәм көрәш чараларына кагылышлы киңәшмә-әңгәмә узды. Аны район янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Илдар Вәлиев алып барды. Үз чыгышында ул төрле очракларда үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлатты, Яңа ел чыршысын кую, бизәү, сигнализация булдыру таләпләренә тукталды. Сорауларга җаваплар бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International