Хәрби уку йортлары вәкилләре ешрак киләчәк

2015 елның 18 декабре, җомга

Район хәрби комиссары Илшат Паймурзин мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре белән очрашты. Балалар белән хәрби-патриотик темага очрашулар оештыру зарурлыгына тукталды ул. Укучылар арасында хәрби хәзерлек буенча башлангыч белем бирү, материаль-техник базаны ныгытырга кирәклеген ассызыклады. Соңгы биш елда безнең районнан хәрби училищеларга керүчеләр саны кимегән икән. Уйланырга сәбәп бар. Киләсе елдан хәрби уку йортлары вәкилләре белән ешрак очрашырга кирәклегенә басым ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International