Балалар бакчасына түләү арта. Сораулар туса, нишләргә?

2015 елның 18 декабре, җомга

2016 елдан балалар бакчасына түләү бәяләре арта. Шул уңайдан күпсанлы мөрәҗәгатьләр кабул ителү сәбәпле ТРМәгариф һәм фән министрлыгы аңлатма бирергә булган.


2016 елның 1 гыйнварыннан сабые балалар бакчасына йөргән өчен әти-әниләр түләргә тиешле сумма республика буенча уртача 8 %ка артачак (180 сумнан 270 сумга кадәр), дип җиткерә министрлык белгечләре. Түләү арту арту мәктәпкәчә белем бирү оешмаларын финанслауга чыгымнар үсеше, шул исәптән туклану продуктларына бәя, балалар бакчалары персоналының хезмәт хакы артуга да бәйле.  

Искәртеп үтәбез, балалар бакчасында бала карау чыгымнарының күп өлешен (70 %ын) дәүләт үз өстенә ала. Баланы балалар бакчасында карау бер айга 8 мең сумга төшә.

Әти-әниләр түләвенең күләме мәктәпкәчә белем бирү оешмасының төре, эш вакыты һәм баланың яше белән бәйле. Мәсәлән, бүген балалар бакчасында 3-7 яшьлек  баланың 10,5 сәгать булуы өчен әти-әниләр түләве 2563 сум тәшкил итсә, киләсе елның гыйнварыннан 207 сумга артачак һәм 2770 сум булачак.

Әти-әниләр түләвенең артуы мәсьәләләре Татарстан Республикасы Премьер-министры, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның  шәхси контроле астында. Сез аның электрон адресына язып  турыдан-туры мөрәҗәгать итә аласыз: 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International