Апасның тынгысыз ветераннары укучылар белән очрашты

2015 елның 18 декабре, җомга

Апас авылы ветераннар Советы председателе Расыйх Латыйпов бер атна элек Дәүләки мәктәбе директоры Марат Ногмановка укучылар һәм укытучылар белән махсус очрашу кичәсе үткәрү теләген җиткергән иде. Һәм бу уй-теләк 17 декабрьдә чынга ашты. Апас ветераннар Советы, “Тынгысызлар” ансамбле вәкилләрен Дәүләкидә бик җылы һәм гаять оешкан шартларда каршы алдылар. Мәктәп музее, класс-кабинетлар, махсус күргәзмәләр, балалар бакчасы белән таныштырудан соң мәктәптә патриотик тәрбия, ватанпарвәрлек  дәресенә кыңгырау чылтырады. Балалар алдында авылдашлары, хезмәт ветераны, Ленин ордены кавалеры Вәсимә Хәсәенова, Апастан килгән кунаклар-район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт, Рәшит Шәйхиев, Рәмис Усманов, Фәрит Касыймов, Ринат Шакиров һәм Гайфулла Фәйзуллин чыгыш ясадылар. Директорның әнисе Роза Ногманова да катнашты бу чарада, ул үз чиратында балалар арасында туган ягыбыз, тарихыбызны белүгә багышланган конкурс-викторина үткәрде. Мәктәп укытучылары Фәния Хәйбуллина белән Гөлнара Баева авыл тарихын видеотасмага фильм рәвешендә төшергәннәр, аны һәркем бик кызыксынып карады. Мәктәпнең “Оста куллар” түгәрәге җитәкчесе Гөлнур Хаҗиева, “Флористика” түгәрәген алып баручы Фәния Хәйбуллина апаслылыларга кулдан төсле җептән чигеп бизәкләнгән сәгать бүләк итте. Балалар остазлары белән бергә чиккән Менделеев химик таблицасы, натюрмортлар, композицияләр белән танышып чыккач, Апас “Туган якны өйрәнү” музее җитәкчесе Рәмис Ногманов дәүләкилеләргә аны район музее залларына кую, бу кул эшләре белән апаслыларны да таныштыру тәкъдимен җиткерде.

Очрашу күмәк “Туган тел” җыры белән төгәлләнде. Соңыннан сөйләшү-фикер алышулар мәктәп ашханәсендә җыйнак кына кунак табыны артында дәвам итте. Бу очрашуга алып барган автобус шоферы Рамил Садыйковка ветераннар зур рәхмәтләрен ирештерде.

Расыйх Латыйпов мондый кирәкле һәм файдалы очрашуларны районның һәр мәктәбендә үткәрү теләге белән уртаклашты. Фикердәшләре аны яклауларын, авылларга укучылар белән очрашуларга бик теләп барачакларын белдерделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International