Әнәленең “Мөхәррәм” мәчетендә 19 декабрьдә зур очрашу-дини табын үткәрелде. 1996 елның 7 июнендә төзелеп халыкка иман нуры тарата башлаган бу мәчет турындагы альбомны тәкъдир иттеләр. Тарихи чыганакларга караганда, авылда 1900 елдан башлап Вафа хәзрәт, Гариф хәзрәт, Бари хәзрәт, Закир хәзрәт, Габделвәли хәзрәт, Вазыйх хәзрәт, Фарук хәзрәт, Рашат хәзрәтләр имам булып торганнар. Хәзер бу вазифаны Мостафа хәзрәт башкара. Болгавыклы 1929 елда авыл имамы Габделбари Гобәйдуллин хәзрәтне кулга алалар. Шул елны ук авыл уртасындагы мәчетнең манарасы киселә. Соңыннан бу бина 2014 елга кадәр авыл клубы вазифасын үти. Аның нигезендә шул ук елны Татарстан Президенты программа буенча яңа мәдәни үзәк төзелде.
Мәүлид ае бәйрәмен каршылау тантанасында Татарстан Дини Нәзарәте вәкиле Ирек Җиһанша хәзрәт, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Хантимеров, “Зөя” агрофирмасы җитәкчесе Марат Хәсәнов, шушы авылда туып үсеп, хәзер “Татагрохим” берләшмәсен җитәкләүче Наил Гобәйдуллин, район авыллары мәхәлләләре вәкилләре, авыл мәхәлләсе халкы катнашты. Әнәле мәчетенә һәм аның бер атна элек 65 яшьлеген каршылаган бүгенге имамына бу тантана уңаеннан мәртәбәле бүләкләр тапшырылды.
Бу җыенда катнашкан район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт 26 декабрьдә Апаста Мәүлед бөйрәме зурлап үткәреләчәк дип белдерде. Анда һәр авыл мәхәлләсе, мәчет тарихларын барлап төзелүче альбомнар конкурсына йомгак ясалачак. Мөхтәсиб шулай ук киләчәктә аларны бергә туплап, китап рәвешендә чыгару уй-теләге белән дә уртаклашты.