Яңартылган Үзәк паркны бер ай дәвамында ямьләндереп торган чыршы белән 23 гыйнварда саубуллаштык

2016 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

Аның яныннан ай буе халык өзелеп тормаган иде, ә бу көнне аеруча күп килделәр. Мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән әкияти күренешне һәркем яратып кабул итте, аеруча балалар актив булдылар. Бәйрәмдә район башлыгы Рәшид Заһидуллин да катнашты. Ул узган елгы уңышларга тукталды, агымдагы ел бурычлары турында сөйләде. Аннан чыршы бизәүдә һәм хәйрия чараларында актив катнашкан төркем җитәкчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды, һәркемгә уңышлар теләде. Чыршы янында кичкә кадәр музыка тынмады, халык рәхәтләнеп ял итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International