Апаста 30 гыйнвар көнне хоккей матчы булачак

2016 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

Апас хоккей лигасы (АХЛ) составында бүген Апасның “Т-34”, “Бәркетләр”, Йомралының “Комета” һәм Борнашның “Буревестник” хоккей командалары исәпләнә. Ел башыннан алар арасында беренчелек ачык матчлары башланды. Соңгысында апаслылар үзара очрашты, 3:2 исәбе белән “Т-34” җиңде.

  30 гыйнвар , кичке алтыда Апас хоккей лигасының район үзәге хоккейчылары “Бөркетләр” белән Йомралыдан “Комета” лылар матчы үткәрелү көтелә.

Шулай ук, 27-28 гыйнварда Апаста 2003-2004 елларда туучы мәктәп балалары арасында 6 районнан яшь хоккейчылар очрашачак. Республикакүләм “Алтын алка” турнирының бу этабында апаслылар командасы да катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International