Тәрәзә төпләрендә кып-кызыл булып чәчәктә утыручы гөлле йортта Апасның акъәбие Минҗиһан әби Җәләлова яши. Аңа бу көннэрдэ 90 яшь тулды. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин кайнар котлап Рәсәй Президентының Котлау хатын, чәчәк бәйләме, бүләген тапшырды.Авыл җирлеге башлыгы Фәнис Шәрәфетдинов та изге теләкләрен җиткерде. Минҗиһан әби дә күрсәтелгән игътирам һәм ихтибарга олы рәхмәтен ирештерде.