Апас үзәк музеенда экспонатлар артты

2016 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

-Апас “Туган якны өйрәнү” үзәк музееның табигать стенды  тагын 5 экспонатка артты. Хәзер бу экспозициядә 45 киек кош, җанварларның тересеннән бер ягы белән дә аерылмый торган карачкылары бар. Аудиотасмада исә аларның тере тавышларын тыңлап була. Бер карачкы-әйтик ләкләк, үрдәк, тиеннеке-әзерләү шактый кыйммәт. Кайберләре 15 мең сумга кадәр җитә. Аларны махсус әзерлекле таксодермистлар 1 ай чамасы киптереп, эчке әгъзаларын алып һәм тимерчыбык арматура үреп ясыйлар. Айга ике тапкыр карачкыларны көя төшмәсен, бозылмасын өчен махсус эремәләр белән эшкәртеп, музей тузаныннан чистартып торырга кирәк,-ди директор Рәмис Ногманов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International