Апас һәм Тәтеш хоккей җыелма командалары иптәшләрчә очрашу үткәрде

2016 елның 1 феврале, дүшәмбе

-31 гыйнварда Апас “Алтын алка” бозында Апас һәм Тәтеш хоккей җыелма командалары иптәшләрчә очрашу үткәрде. Апаслылар күрше район командасын 10:3 исәбе белән җиңде. Бу якшәмбедә мәктәп укучыларының “Алтын алка” спорт календаре буенча Апасның 2002 елда туган яшь хоккейчылары Арча районынының яштәшләре командасы белән очрашачак. Кичен бозда Апасның “Бөркетләр” һәм Борнашның “Буревестник” хоккей командалары иптәшләрчә очрашу үткәрәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International