Молодцы, укучылар!

2016 елның 1 феврале, дүшәмбе

Каратун урта мәктәбе укучылары “Ялкын” журналына теләп языла, яратып укый һәм бәйгеләрдә даими катнашып бара. Уку елы башында игълан ителгән “Укытучыларның сәләтләрен ачабыз” дигән бәйгедә дә бик теләп катнашты укучылар. Һәм нәтиҗәләр дә сөенечле: 8 нче сыйныф укучыларының сыйныф җитәкчеләре Тимершина Сәвия Мәлик кызы турында эшләгән иҗади эшләре (видео) “Ялкын мәхәббәте” номинациясендә җиңү яулады. Молодцы, укучылар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International