Эшле кеше ашлы була

2016 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

Бу көннәрдә район дәүләткә көн саен 90 тоннага якын сөт сата. Узган елгы күрсәткечне 5 процентка арттырып эшлибез. Халык әзерләүчеләргә тапшырган өлеше – 20 тонна. Дәүләт, Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы үз абзарында сыер асраучыларга быел бер баш сыерга 3 мең, бер баш кәҗәгә 1 мең сумлык субсидия бирүен дә өстик.

– Бик яхшы булды әле, хуҗалыгыбызда ике сыер асрыйбыз, өстәмә терлек азыгы алу, кредитыбызны түләү өчен бик ярап куйды ул хөкүмәт акчасы, – ди Дәвештән Фирдания Җамалиева.

Район фермаларында җитештерелгән сөтнең 92 проценты “Зөя” агрофирмасының 16 товарлыклы-сөтчелек фермасына туры килә. Алдынгы, тотрыклы һәм даими үсеш белән эшләүчеләр арасында Чүрибураш фермасының 20 кешелек тырыш һәм бердәм коллективы да бар.

-Җәйге көтү чорында сөт аеруча каймаклы, күп булды,-ди ферма мөдире Гөлфия Нургалиева.-Ирем Шамил, Альберт Шәфигуллин белән Раил Гыйсмәтуллин терлекләрне тәүлек буе билдән үләнле көтүлекләрдә генә йөрттеләр. Аерым сыерлардан көненә егермешәр килограмм сөт саудык. Налия Вафина, Илсөяр Минһаҗева, Ания Сәлимуллина, Рузия Әхмәтҗанова ел да фермабызда иң күп сөт савучылар рәтендә. Хәзер терлек азыгына кытлык дигән нәрсәне дә оныттык, базларда, эскертләрдә ел ярымга җитәрлек сенаж-силос, салам-печән бар. Издереп, оеткы салып әзерләнгән арпа, кукуруз өстәмәсе да ашатабыз сыерларга-сөтнең майлылыгын бик арттыра. Бүген фермадан 3 тонна ярым сөт озаттык, сорты бик яхшы, андый сыйфатка түләве дә әйбәт чыга. 380 баш сыер, 100 баш бозау һәрчак тук, терлекләр алдына рацион буенча азык кертүче тракторчы Рөстәм Бикмөхәммәтов, Радик Шәрәфуллин,  ат белән эшләүче Рифгат Хисаметдинов эшенә тел-теш тидерерлек түгел. Бердәм, дус булгач уңышларыбыз бар һәм тагын да булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International