Район мәдәният йортында урта мәктәпләр арасында “Ният-2016“ балалар-яшүсмерләр театр коллективларының регионара фестиваль-конкурсы үтте. Биредә Борнаш, Акхуҗа, Болынбалыкчы, Каратун, Апас мәктәбе укучылары мәртәбәле жюри әгъзалары – драматург Хәбир Ибраһим һәм Буа Дәүләт драма театры артистлары алдында үз сәләтләрен күрсәттеләр.