Мин дә Казан ярминкәсенә бара аламмы?

2016 елның 12 феврале, җомга

-Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан район башкарма комитетына рәсми мөрәҗәгать килде. Министрның беренче урынбасары Николай Титов барлык апаслыларны Казанда үтүче ярминкәләрдә катнашырга чакыра. Үз хуҗалыгыңда җитештерелгән продукцияне сату өчен Казан шәһәре хакимияте барлык мөмкинлекләрне дә булдырырга ышандыра. Урын өчен акча түләргә кирәкми.Узган елда район колоннасы составында ярминкәгә үз товары белән баручыларга юл-транспорт чыгымнарын кире кайтарылды. Быел Казанда шундый 3 зур ярминкә үткәрелде. Былтыр безнең хуҗалыклар, оешма-предприятиеләр уннан артык зур ярминкәгә барды, быел әлегә катнашканыбыз булмады-ди район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин.

-Быел бу шәһәр ярминкәләре атнага бер тапкыр үткәрелә. Фермерлар, шәхси затларны да бу чарада катнашырга чакырабыз, барыр алдыннан бу ниятегезне район башкарма комитетына 21-6-53 һәм авыл хуҗалыгы идарәсенә 21-5-52 телефоннары аша җиткереп килештерергә кирәк. Казан базарлары, Агропаркка үз товары белән сәүдә итәргә баручыларны ярминкәне оештыручылар каршы алып, барлык шартларгы булдырырга, ярдәм итәргә әзер,-ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шамил Гаффаров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International