Болын-Балыкчыда “Ришвәтчелеккә урын юк!” дигән чара үткәрелде

2016 елның 24 феврале, чәршәмбе

Болын-Балыкчы төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары А.Алишның “Сертотмас үрдәк”әкиятенә ияреп “Ришвәтчелеккә урын юк!” дип исемләнгән дәрестән тыш чара күрсәтте.”Хуҗа йорт хайваннарын ияртеп үрдәкне коткарырга урманга бара, ләкин төлке үрдәкне җиңел генә бирергә теләми, ришвәт сорый. Ришвәтне алган вакытта аны полиция  тотып ала”. Шулай итеп,укучылар яшь тамашачыларны урманда да ришвәтчелеккә урын юклыгына төшендерделәр.

Каюмова Филүзә Ринат кызы Болын-Балыкчы төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International