Каратунда концерт булды

2016 елның 24 феврале, чәршәмбе

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Каратун мәдәният йортында “Сездән башка нишләр идек бу дөньяда“ дип исемләнгән концерт-тамаша булды. Бу чарада яшьләр дә, өлкәннәр дә бик актив катнаштылар. Ир-егетләрне котлап матур җырлар яңгырады, сәхнәне биюләр гөр китерде. Район хакимияте вәкиле Әлфәт Ялчибаев, район мәдәният йорты директоры Земфира Мөхәммәтшина бәйрәм белән тәбрикләп, изге теләкләрен юлладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International