Эшмәкәр Фәнис Галәветдинов бильярд уены сөючеләрне 27 февральдә көндезге сәгать унга Олы Бакырчы мәдәният йортына чакыра. Бу традицион турнирда балалар һәм ир-егетләр катнаша. Район турнирында бик төз, оста уйнаучы хатын-кызлар да көч сынаша алачак. Ярышларга алдан язылу да мөмкин. Кем катнашырга тели, көтеп калабыз!