Апас районыннан Айдар Хәйруллин “Ел укытучысы-2016”

2016 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

Тәтеш шәһәрендә тормыш иминлеге нигезләре укытучыларының “Ел укытучысы-2016” конкурсының зона этабы булып узды. Анда Апас районы данын Борнаш мәктәбе укытучысы Айдар Хәйруллин яклады. Ул җиде район вәкиле арасында өченче урынга лаек булды. Киләчәктә аңа тагын да югары үрләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International