Танай-Турай авылының мәдәният йортында "Уңган хуҗабикәләр" исемле бәйге-тамаша узды. Биредә Римә Гәрәева, Рәйхана Вәлиуллина, Рәмзия Гашыйгуллина, Розаллия Гафурова үзләренең осталыкларын күрсәтте. Җирле үзешчәннәр җыр-моңарын, биюләрен тәкьдим итте. Тәрбияви, үзенчәлекле, бай эчтәлекле чара бик җылы һәм күңелле мизгелләре белән хәтердә калды.