“Кояшкай“ балаларын кабул итте

2016 елның 1 марты, сишәмбе

Апасның “Кояшкай“ балалар бакчасына 8 төркемгә 185 бала йөри. Дәүләт программасына нигезләнгән зур күләмле капиталь төзекләндерүдән соң ул кабат балаларны үзенә җыйды. Нәниләр ике айлык тәнәфестән соң, бакча, тәрбияче апаларын сагынып, ашкынып бакчага килде. Биредәге матурлыкка, уңайлылыкка балалар да, әти-әниләр, дәү әни-дәү әтиләр дә соклануларын белдереп, рәхмәт әйттеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International