“Салават күпере“ бакчасы нәниләрен кабул итте

2016 елның 1 марты, сишәмбе

Район үзәгендәге “Салават күпере“ балалар бакчасы капиталь ремонттан соң нәниләрен кабул итте. Чиста, якты, яңа төс алган бакчага нәниләр дә, әти-әниләр дә сөенделәр. Бакча ачылу тантанасына район башлыгы Рәшид Заһидуллин иртәдән үк килеп шатлыкларын уртаклашты. Казан төзелеш оешмасы директоры Артем Ефремов башкарган эшләренә кабат хисап тотты. Төзекләндерелгән бакча белән Татарстан Республикасы Президенты аппараты вәкиле, куратор Алмаз Галәветдинов та танышты, үзгәрешләргә уңай бәя бирде, изге теләкләрен җиткерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International