Кызыл Тауда “Аҗаган” уены үткәрелде

2016 елның 2 марты, чәршәмбе

– Февраль ае безнең мәктәптә патриотик белем бирү айлыгы буларак үтә. Быел да әфганчыларны искә алу, “Әтиләр конференциясе“, шашка-шахмат бәйгесе, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Аҗаган” уены үткәрелде. “Аҗаган”да  хәрби хәзерлек адымнары, беренче ярдәм, противогаз кию, турникта күтәрелү, коралны минутка сүтеп-җыю, пневматик мылтыктан ату, компас ярдәмендә ориентир табып пакет эзләү һәм башка уеннар буенча командалар көч сынышты. Укучылар үзләренең хәрби тәрбия буенча белемнәренең нык булуын күрсәттеләр. Айлыкны ОБЖ һәм физкультура укытучылары оештырды, – дип хәбәр итә

Кызыл Тау мәктәбе укытучысы Минзифа Ибраһимова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International