5 мартта Апас мәктәбе зур һәм кече спорт залында АПК профсоюзлары район комитеты Кубок-призларына традицион волейбол ярышлары узачак. Ачык турнирга район мәктәпләре, оешма-предприятиеләрнең хатын-кызлар һәм ир-атлар җыелма командалары чакырыла.