Борнашта файдалы очрашу булды

2016 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

Борнаш урта мәктәбенең 6 класс укучылары  (класс җитәкчесе Гыйниятуллина Н.Ә.) янгын афәтен кисәтүгә багышлап, мәктәп күләмендә,“Ут-гаепсез...” темасына үтемле тамаша әзерләп күрсәттеләр.Утның кеше тормышындагы ролен,ә янгын чыгуга кешеләрнең саксызлыгы,ваемсызлыгы сәбәп булуын аңлаттылар.Әлеге чарада Әлмәндәр янгыннан саклау аерым посты начальнигы Ахметов Таһир Нәҗип улы да катнашты,балаларга саллы киңәшләрен бирде,әлеге темага системалы  чаралар үткәрүне уңай яктан бәяләде, рәхмәтен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International