Бакырчы төп мәктәбендә “Аҗаган-2016“ хәрби-спорт уены үтте

2016 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

Шәүкәт Галиев исемендәге Бакырчы төп мәктәбендә “Аҗаган-2016“ хәрби-спорт уены үтте. Анда “Танкист“ һәм “Катюша“ командалары үзара көч сынашты. Укучылар стройда марш басу, автомат җыю, медицина сорауларына җавап бирү, турникта тартылу, граната ату, шуышу, окоп казу, төз ату кебек ярышларда үзләрен күрсәттеләр.  Һәр команданың поварлары учакта пылау һәм карабодай  боткалары пешерделәр. Соңыннан бергәләшеп, учак янында ашадылар.  “Аҗаган“ уены укучыларга бик ошады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International