27-29 февраль көннәрендә рус әдәбиятыннан республика олимпиадасының йомгаклау этабы булып үтте. Шәүкәт Галиев исемендәге Бакырчы төп мәктәбеннән 9нчы сыйныф укучысы Сөмбел Хафизова (җитәкчесе Мухаметзянова Лилия Агзамовна) мәктәп һәм район данын яклады. Нәтиҗәдә, Сөмбел үз белемен аклап, призер дәрәҗәсендәге диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз, Сөмбел! Киләчәктә уңышлар телибез!