Апаста флешмоб үткәргәннәр

2016 елның 9 марты, чәршәмбе

Март бураны "Сәләт" балалар иҗаты үзәгенең 35кә якын актив татар яшьләрен флешмоб үткәрүдән баш тартырга "мәҗбүр итә алмады". Киресенчә, үтә дә күнелле чарага Балалар сәнгать мәктәбенә рәсем ясау түгәрәгенә йөрүче балалар да катнашты! Шулай итеп, күмәк биюебезгә тагы 20ләп бала кушылды. Ике мәйданчыкта башкарылган балаларның мега позитив биюен табигать-ана ябалак-ябалак карлары белән тагы да бизәде...
"Апас хәбәрләре" телевизион каналы хезмәткәрләре бу вакыйганы райондашларга да күрсәтәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International