Ялга Мәскәүдән туган авылы Дәвешкә кайткан Илдус Кәримов клубта үз призларына бильярд ярышлары уздырды. Отучылар 8 март бүләге дип хатыннарына, әниләренә шәп табалар, чуеннар күтәреп кайттылар. Мәскәүле Кәримов һәм апаслы Фәнис Галәветдинов үрнәгенә кушылучылар тагын да булса, редакция белән алдан элемтәгә чыксагыз иде-ярышны күрергә һәм бу турыда язырга корреспондентлар киләчәк.