Кильдураз мәктәбе укучылары спортны ярата

2016 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

Милли көрәш буенча район ярышларында хәзер Кильдураз мәктәбе укучылары исемнәре дә еш яңгырый. Биредә физкультура укытучысы булып эшләүче танылган остаз Илдус Садриевның чираттагы казанышы бу.

-Тренер буларак, мин бүген Айрат Хәсәнов, Фаръяз Хуҗакаев, Илгиз Бахтиозин, Илназ Кәлимуллинга зур өметләр баглыйм,-ди ул үзе тыйнак кына. -Йөгерү буенча мәктәбебез чемпионнары Айсылу Абдрахманова белән Динә Сөләйманова күрсәткечләре дә яхшы. Спортны ташламыйча, аның белән дус булып үскән бала гына зур уңышлар яуларга сәләтле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International