Әбиләр дә, оныклар да катнашты

2016 елның 15 марты, сишәмбе

Район үзәк китапханәсендә “Әкияттә дуслыкка ышаныч һәм тынычлык яши“ дигән конкурс-фестивальнең муниципаль этабы узды. Биредә районыбызның җиде авылында яшәүче гаилә катнашты. Морзалардан Сөнгатуллиннар, Түбән Барыштан Гомәровлар, Дәүләкидән Шәрәфиевлар, Апастан Гафуровлар, Болгаердан Мөхәммәтшиннар, Каратуннан Җәләлетдиновлар һәм Черкеннән Листратовлар төрле халык әкиятләреннән өзекләр уйнадылар. Һәр гаилә үз номинациясе буенча билгеләнде, ә беренче урынга Апастан Гафуровлар гаиләсе лаек дип табылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International