Бакырчы мәктәбендә “Кошлар безгә язлар алып килә” дигән кичә булды

2016 елның 16 марты, чәршәмбе

Шәүкәт Галиев исемендәге Бакырчы төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Кошлар безгә язлар алып килә” дигән кичә булды. Кичәне биология укытучысы Миләүшә Тимуршина алып барды. Башлангыч класс укучылары кош рәсемнәре ясап, сәхнәне бизәделәр. 5 класс укучылары кошларга багышланган шигырьләрне яттан сөйләделәр, 6 класс укучылары табышмаклар әзерләделәр. Ә 7 һәм 8 класс укучылары КВНда көч сынаштылар. 9 класс укучылары кошлар турында белгәннәре белән уртаклаштылар. Кичәнең ахырында барыбыз да ясаган сыерчык ояларыбызны күрсәттек. Иң үзенчәлекле ояны 4 класс укучысы Вафина Адилә алып килгән. 7 класс укучысы Антонова Викториянең  сыерчык оясы бик тә матур итеп бизәлгән иде. Сыерчык ояларын өй тирәләренә куйсак, әйләнә-тирәдәге агач-куакларыбызны зарарлаучы бөҗәкләрдән арынабыз. Яз хәбәрчеләре кара каргалар инде кайттылар. Озакламый җырчы сыерчыкларыбыз да килер, ә бездә инде оялар әзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International