Иске Йомралы мәктәбендә банк хезмәткәрләре белән очрашу узды

2016 елның 18 марты, җомга

– Финанс грамоталылыгы атналыгы уңаеннан Иске Йомралы урта мәктәбендә Татфондбанк хезмәткәрләре  белән очрашу узды.  Очрашуга  өлкән белгеч Инзилә Миңнулина һәм Марсель Шәфигуллин килделәр. Алар өлкән сыйныф укучыларына һәм укытучыларга финанс мәсьәләләренә багышланган  кирәкле мәгълүматны аңлаттылар. Һәркемне кызыксындырган сорауларына аңлаешлы, тулы итеп җавапларын һәм киңәшләрен бирделәр. Очрашуда катнашучыларга төрле мәгълүматлы брошюралар тараттылар. Татфондбанк хезмәткәрләренә укытучылар һәм укучылар коллективы исеменнән рәхмәт белдерәм, киләчәктә эшләрендә зур уңышлар телим, – дип хәбәр итә Иске Йомралы мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлнара Галимҗанова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International