Борнашта Аграр көллияте укытучылары белән очрашу узды

2016 елның 21 марты, дүшәмбе

Борнаш урта мәктәбе укучыларының ата-аналары өчен, балаларга профессионал юнәлеш бирү мәсьәләләренә багышлап, район Аграр көллияте укытучылары белән очрашу үткәрелде. Очрашуга Галләмиева Гөлүсә Булат кызы һәм Галлямова Гөлүсә Наил кызы килделәр. Гөлүсә Булат кызы коллияттәге уку шартлары белән бик теләп таныштырды,бирелә торган белгечлекләр һ.б. турында әти-әниләргә җентекләп аңлатты,төпле киңәшләрен бирде.Көллият тормышына,ирешелгән уңышларына багышланган презентация күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International