Аюкөйдергәннән Фәһимә әбигә 90 яшь тулды

2016 елның 22 марты, сишәмбе

Аюкөйдергән авылында гомер кичерүче Фәһимә әби Шәрәфуллина олуг бәйрәмен каршылады. Истәлекле туган көн бәйрәме белән аны район башлыгы урынбасары Марат Нуриев тәбрикләп Рәсәй Президентының Котлау открыткасын һәм район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Чирмешән авыл җирлеге башлыгы Рузия Низамова һәм идарәче Ринат Гыйбадуллин да изге теләкләре һәм күчтәнәчләре белән сөендерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International