Шүрәлеләр Казанга кунакка җыена

2016 елның 22 марты, сишәмбе

Апас балалар китапханәсе җитәкчесе Гөлинә Муллаәхмәтова татар халкының мәшһүр шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел уңаеннан мәктәп укучылары арасында зур-конкурс-акциянең районда киң колач белән үтүен хәбәр итә.

-“Тукай әкиятләре-илһам чишмәсе” Татарстанкүләм конкурсының район этабында 40 укучы бала үзенең кул эшләре белән катнашты инде. Аеруча Борнаш, Морзалар, Бакырчы, Шыгай, Апас, Каратун, Балтай, Болынбалыкчы, Черкен, Кызылтау, Дәүләки, Кильдураз, Биеш, Болгаер, Чирмешән мәктәпләре актив. Балчыктан, пластилин, агач, күн, тукымадан эшләнгән сыннар, рәсемнәр бик матур, алардан күргәзмә дә оештырдык . Район этабы 1 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Иң яхшы эшләр Казанга, финал этабына чыгачак,-ди.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International