Китап яхшылыкка чакыра

2016 елның 22 марты, сишәмбе

-Антон Чехов, Александр Пушкин, Сергей Есенин, Лев Толстой, Борис Васильев, Чыңгыз Айтматов... Рус әдәбияты классиклары булып саналучы бу әдипләрнең әсәрләре яктылыкка, ватанпарвәрлек, яхшылыкка гына өнди,-ди  Татарстан рус милли-мәдәни берләшмәсенең Апас региональ бүлеге җитәкчесе, Биеш мәктәбе укытучысы Галина Юрьевна Алексеева.

Апас балалар китапханәсендә менә шушы олуг классикларының әсәрләреннән сәнгатле итеп өзекләр уку буенча “Тере классика” бишенче Халыкара конкурсның район этабы узды. Анда 23 номинант катнашты. Аңа кадәр районның һәр мәктәбендә 1 ай дәвамында сайлап алу турлары үткәрелгән иде. Каратун мәктәбеннән Алия Гомәрова (укытучысы Алсу Әкбарова), Биештән Кирилл Телишев (Маргарита Телишева), Кильдураз мәктәбеннән Фаязхон Хузякаев (Дамирә Фәтхуллина), Биеш мәктәбе вәкиле Лидия Кузьмина (Галина Алексеева), Борнаш мәктәбе укучысы  Рәсим Гыйльманов (укытучысы-Тәслимә Насретдинова) чыгышларын жюри аеруча югары бәяләде. Җиңүчеләр 2 апрельдә Яшел Үзән шәһәрендә үтәчәк төбәк конкурсында катнашу хокукын яуладылар. Аларга район мәгариф бүлегенең Грамоталары тапшырылды. Ә барлык катнашучыларга лауреат дәрәҗәләре бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International