Әнәле авылы мәчетендә Гакыйка Корбан ашы үтте

2016 елның 23 марты, чәршәмбе

Әнәле авылы мәчетендә Гакыйка Корбан ашы үтте

 Казанда яшәүче Радик һәм Гүзәлия Гыймадиевлар Әнәле авылы мәчетендә Гакыйка Корбан ашы үткәреп, авылдашларының олы рәхмәтен ишеттеләр. Анда Корьән сүрәләре яңгырады, әниләр һәм бәбиләр шигаре астында тәрбияви вәгазьләр укылды. Авыл мәчете имам-хатыйбы Мостафа хәзрәт бу саваплы чарага район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт, Җәмигъ мәчете имамы Рәшит хәзрәтне дә олы кунак итеп чакырган иде.

-Иң сөенечлесе шул, җәмәгать,-диде үз чыгышында Мостафа хәзрәт.-Былтыр мәчетебездә балалар өчен җәйге мөселман лагеры оештыра алдык. Быел да шулай дәвам итәчәкбез, шәт иншаллаһ. Мәчетебезгә әби-бабайларга ияреп оныклар да күп килә башлады. акрынлап иманга кайтып барабыз. Амин, шулай булсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International