Апаста “Китап бәйрәме“ булды

2016 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

“Татмедиа“ республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчелеге йөкләмәсе нигезендә “Татарстан китап нәшрияты“ республикабыз районнарында “Китап бәйрәме“ дип аталган зур әдәби-мәдәни чара үткәреп килә. Бу бәйрәм 24 мартта Апас мәктәбенең актлар залында да үтте. Чарада укучылар, китапханәчеләр, районыбыз мәктәпләренең татар теле укытучылары танылган шагыйрь, җурналист, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех, “Әлифба“ китабы авторы Рәдинә Ягьфәрова һәм башка күренекле тел белгечләре белән очраштылар. Китап сату да оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International