Чараны шул исемдә үткәрүебезнең сәбәбе дә бар. Чөнки Хәлим абый һәм аның туганнары музей белән даими элемтәдә торалар, хәйрия ярдәме күрсәтәләр. Бу чарага килгән мәктәп укучылары, укытучылар Хәлим Гайнуллинның тормыш юлы белән якыннанрак таныштылар, ул чыгарган китапларны кызыксынып карадылар, – дип хәбәр итә Тутайдан музей җитәкчесе Гөлсөя Гайнуллина.